1. Кушымта итеп бирелгән:
- "2020 елга Арча муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру" Программасын (1 нче кушымта);
- Арча муниципаль районының балалар һәм яшьләрнең ялын, савыктыруны оештыру тәртибен (2 нче кушымта);
- Арча муниципаль районының балалар һәм яшьләрнең ялын, савыктыруны оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе турында Нигезләмәне (алга таба-район ведомствоара комиссиясе) (3 нче кушымта);
- район ведомствоара комиссиясе составын (4 нче кушымта) расларга.
2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә (Р.Д. Мөхәммәдияров), мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә, районның урта һәм төп мәктәпләре базасында Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет, ата-аналар акчаларын җәлеп итеп, мәктәп яны көндезге савыктыру лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга.
3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә лагерьларны вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә, походлар һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар бирергә.
4. Көндезге лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджетыннан 2872,1 мең сум исәбеннән тәэмин итәргә, шул исәптән җәйге лагерьлар – 2518,1 мең сум һәм кышкы лагерьлар – 354,0 мең сум. Шулай ук җирле бюджет хисабына 29,0 мең сум, шул исәптән җәйге чорда -25,4 мең сум.
5. Җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында сменаның дәвамлылыгын 21 көн, ата – аналар взносын 541,0 сум күләмендә билгеләргә.
6. Оештырырга:
- Арчаның 6 нчы урта мәктәбе базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район палатка лагерен. Лагерьны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 118,3 мең сум, җирле бюджеттан 1,2 мең сум һәм ата-аналардан 21,1 мең сум күләмендә финансларга;
- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешелек көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны Татарстан Республикасы бюджетыннан 612 мең сум күләмендә, җирле бюджеттан 6,3 мең сум күләмендә финансларга.
7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәгеләрне оештыруны тәэмин итәргә:
-Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район палатка лагеренда; Сеҗе төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 150 кешегә исәпләнгән «Шатлык» стационар балалар савыктыру лагеренда; Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оешмаларында гамәлдәге законнар нигезендә яшьләр һәм балаларның ялын оештыруны;
-физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрүне;
- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар.