Карар 07.05.2020 №350 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 18 мартындагы 348 номерлы “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында (15.07.2013ел, №896, 16.12.2013ел, №1549, 16.09.2014 ел, №952, 04.05.2015ел, №473, 08.06.2015ел, №611, 9.09.2015ел, №949, 31.05.2016ел, №649, 12.07.2016ел, №785, 27.10.2017ел, № 1244, 23.04.2018ел, №380, 30.10.2018 ел, №1111, 10.12.2018ел, №1222, 31.01.2020 ел, №59 үзгәрешләр белән)"

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 2020 елның 24 апрельдәге 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 18 мартындагы 348  номерлы “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге турында” карарына (15.07.2013ел, №896, 16.12.2013ел, №1549, 16.09.2014 ел, №952, 04.05.2015ел, №473, 08.06.2015ел, №611, 9.09.2015ел, №949, 31.05.2016ел, №649, 12.07.2016ел, №785, 27.10.2017ел, № 1244,  23.04.2018ел, №380, 30.10.2018 ел,  №1111, 10.12.2018ел,  №1222 31.01.2020 ел, №59 үзгәрешләр белән)  үзгәрешләр кертергә һәм кушымта итеп бирелгән яңа редакциядә расларга.

2.      Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында  (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    И.Ә.Галимуллин

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

_________2020 ел, №_____

карары белән

РАСЛАНГАН

 

 

Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар

  ИСЕМЛЕГЕ

 

ТР КоАП статьялары

Вазыйфаи затлар исемлеге

2.1. ст. ТР КоАП

Телләр турында Татарстан Республикасы законнарын бозу (ТР дәүләт хакимияте органы, башка дәүләт органы, җирле үзидарә органы, предприятие, учреждение, башка оешма үз исеме һәм элмәтактага урнаштырылырга тиешле башка мәгълүматларга карата)

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

2.4. ст. ТР КоАП

Татарстан Республикасы дәүләт символларына карата законсыз гамәлләр кылу

2.5 ст. ТР КоАП

Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен законсыз әзерләү яки тагып йөрү

Арча район Советы аппаратының гомуми-оештыру бүлеге башлыгы.

Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы.

2.6. ст. ТР КоАП

Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү

Арча район Советы аппаратының гомуми-оештыру бүлеге башлыгы.

Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

2.7. ст. ТР КоАП

Муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу

Арча район Советы аппаратының гомуми-оештыру бүлеге башлыгы.

Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты инфраструктура үсеше бүлегенең торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

2.8. ст. ТР КоАП

Өйдә җитештерелгән этил спирты булган продукцияне сату һәм (яки) сату максатларында җитештерү

Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

- баш белгеч.

 2.12. ст. ТР КоАП

Социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак гражданнарны исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен бозу

 2.13. ст. ТР КоАП

Социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак гражданнарны исәпкә алу һәм исәпне алып бару тәртибен бозу

 

Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Арча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

Арча район Советы аппаратының гомуми-оештыру бүлеге башлыгы.

Арча район Советы аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге башлыгы.

2.14. ст. ТР КоАП

Татарстан Республикасы территориясендә  тартылмый торган тәмәке әйберләрен күпләп һәм ваклап сатуны тыюны бозу

Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

- баш белгеч.

 2.15. ст. ТР КоАП 2 өлеш

Террорчылыкны профилактикалау, киметү һәм (яки) аның нәтиҗәләрен бетерү буенча коллегиаль орган карарын үтәмәү яки бозу

Арча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

2.16. ст. ТР КоАП

Балигъ булмаганнарга  тартылмый торган никотинсыз продукция, никотин бирүнең электрон системаларын сатуны тыюны, шулай ук балигъ булмаганнарны тәмәкесез никотинлы продукция куллануга җәлеп итүне тыюны бозу

Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы.

Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече.

 

 

2.17. ст. ТР КоАП

 Яңа коророновирус йогышлы авыруын (COVID-19) таратуны кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары таләпләрен үтәмәү

Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы.

3.3. ст. ТР КоАП

Җир асты коммуникацияләрен карап тоту кагыйдәләрен бозу

3.5 ст. ТР КоАП

Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

3.4. ст. ТР КоАП

Урам, квартал утларын карап тоту кагыйдәләрен бозу

3.6. ст. ТР КоАП

Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

 

 3.7. ст. ТР КоАП

Этләрне урамда йөртү тәртибен бозу

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге  торак-коммуналь хуҗалык, энергетика һәм элемтә секторы вазыйфаи затлары:

-сектор мөдире;

- баш белгеч.

ТР Арча муниципаль районы административ комиссиясе баш белгече.

3.8. ст. ТР КоАП

Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозу

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча секторның баш белгече;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә буенча секторның баш белгече.

 3.10. ст. ТР КоАП

Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу

Гражданнарга карата беркетмәләрне Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары төзи:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

 3.11. ст. ТР КоАП

Балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәү

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының вазыйфаи затлары:

- опека һәм попечительлек секторы мөдире;

- опека һәм попечительлек секторының баш белгече;

- Арча муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы.

 3.14. ст. ТР КоАП

Мәдәни-күңел ачу чараларында булган вакытта җәмәгать тәртибен бозу

 3.15. ст. ТР КоАП

Җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнү

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча секторның баш белгече;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә буенча секторның баш белгече.

 3.16. ст. ТР КоАП

Түләүле муниципаль машина кую урыннарында (парковка урыннарында) транспорт чараларын куйган өчен түләмәү

3.17. ст. ТР КоАП

Транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләргә, балалар һәм спорт мәйданчыкларына, хайваннарны урамда йөртү өчен мәйданчыкларга, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларына кую

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча сектор мөдире;

- ТКХ, энергетика һәм элемтә секторы мөдире.

 

 4.4. ст. ТР КоАП

Муниципаль милектә булган торак булмаган фонд объекты белән эш итү тәртибен бозу һәм әлеге объектны куллану

Арча муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

5.1. ст. ТР КоАП

Билетсыз йөрү

 5.2. ст. ТР КоАП

Багаж йөртү кагыйдәләрен бозу

Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы мөдире.

 5.6. ст. ТР КоАП

Пассажирны йөртүдән баш тарту

 

 

Арча муниципаль районы территориясендә гамәлгә ашырыла торган муниципаль халыкны ташуларга карата беркетмәләрне Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге вазыйфаи затлары төзи:

-бүлек башлыгы;

-шәһәр төзелеше һәм архитектура секторы мөдире.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International