Карар 20.05.2020 №366 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләре җитәкчеләре тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру хакында"

Россия Федерациясе Президентының «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру хакында» 2020 елның 17 апрелендәге 272 номерлы Указы, Татарстан Республикасы Президентының «2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хисап чоры өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр тапшыру турында» 2020 елның 24 апрелендәге ПУ-250 номерлы Указы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 25 мартындагы 384 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына эшкә керүче зат, шулай ук муниципаль учреждение җитәкчесе тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында карары белән расланган (2018 елның 2 апрелендәге 303 номерлы үзгәрешләр белән) Нигезләмәдә билгеләнгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына эшкә керүче зат, шулай ук муниципаль учреждение җитәкчесе тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәрге хисап чоры өчен үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында һәм хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру вакытын 2020 елның 1 августына кадәр озайтырга.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       И.Ә.Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 520.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International