Карар 20.05.2020 №367 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 25 мартындагы 384 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына керүче зат һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү хакындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында (2018 елның 2 апрелендәге 303 номерлы үзгәрешләр белән)"

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 275 статьясы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

 1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе вазыйфасына керүче зат һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениесе җитәкчесе тарафыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 25 мартындагы 384 номерлы карары белән расланган керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне тапшыру турындагы Нигезләмәгә (2018 елның 2 апрелендәге 303 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

2 пунктның 3 абзацында «ел саен, хисап чорыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча» сүзләрен «ел саен, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү өчен билгеләнгән срокларда» сүзләренә алмаштырырга.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                              И.Ә.Галимуллин

 

doc
Скачать текст
DOC, 51.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International