Карар 05.06.2020 №433 «Арча муниципаль районында физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм осталык дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, нормативларны, сынауларны (тестларны) үтәү буенча тестлар үткәрү үзәге төзү турында»

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 июнендәге 540 номерлы карары белән расланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турындагы Нигезләмәнең 26 пункты, Россия Федерациясе Спорт Министрлыгының Россия Федерациясе Юстиция Министрлыгында  2015 елның 26 февралендә  36215 номеры белән теркәлгән «Физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм осталык дәрәҗәсен бәяләүгә сынаулар (тестлар) үтәү буенча тестлар үткәрү үзәкләре булдыру тәртибен, нормативларны, таләпләрне һәм алар турында нигезләмәләрне раслау турында» 2014 елның 1 декабрендәге 954/1 номерлы боерыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 4 сентябрендәге 1763-р номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру  хакында" карары нигезендә Арча район башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районы «Арча»  спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенә  физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм осталык дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, нормативларны, сынауларны (тестларны) үтәү буенча тестлар үткәрү үзәге вәкаләтләрен бирергә.

2. «Арча» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Р.Р. Йосыповны Арча муниципаль районында физик культура һәм спорт өлкәсендә белем һәм осталык дәрәҗәсен бәяләүгә таләпләрне, нормативларны, сынауларны (тестларны) үтәү буенча тестлар үткәрү үзәге җитәкчесе итеп билгеләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.95 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International