Карар 10.06.2020 №442 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетында хезмәтне саклау белән идарә итү системасы турында Нигезләмәне раслау хакында»
Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәтне саклау белән идарә итү системасы турында Типлаштырылган нигезләмәне раслау турында» 2016 елның 19 августындагы 438н номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
- Кушымта итеп бирелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетында хезмәтне саклау белән идарә итү системасы турында Нигезләмәне расларга.
- Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхәрәмовка йөкләргә.
pdf
Скачать текст
PDF, 4.14 Мб