Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 11 июлендәге 598 номерлы «Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү шартлары турында» карарына (06.12.2019 ел, №1080, 27.04.2020 ел, №315 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәте өчен түләү шартлары турында Нигезләмәдә:
VII бүлектә:
1 пунктның бишенче абзацында «сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;
7 пунктны түбәндәге редакциядә бирергә:
«7. Аерым белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең (укучыларның) аерым категорияләре белән эшләгән өчен мәгариф хезмәткәрләренә компенсация характерындагы түләүләр бирелә»;
7.1 пунктында:
беренче абзацта «сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;
дүртенче абзацта «сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;
унберенче абзацта «сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;
7.2 пунктның беренче абзацында «сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;
15 нче таблицаның атамасында "сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән" сүзләрен төшереп калдырырга;