Карар 15.06.2020 №444 «Башкарма комитетның 2019 елның 31 октябрендәге 833 номерлы "2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында»

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында» 2019 елның 31 октябрендәге 833 номерлы карарына (Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 23.01.2020 ел, №36, 31.03.2020 ел, №271 карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

Карарның 1 пунктындагы бишенче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

"кушымта нигезендә 2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларына кергән балага ата-ана түләве күләменә (азык-төлек бәясеннән тыш) күчеш чорына төзәтмәләр коэффициентлары".

pdf
Скачать текст
PDF, 1.24 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International