Карар 26.06.2020 №481 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 4 октябрендәге 1085 номерлы «2017-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру» максатчан программасын раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында»

Законсыз эшкуарлыкка каршы профилактика һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен норматив җайга салу максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

      1. «2017-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча эшчәнлекне оештыру» максатчан программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

      1.1. Максатчан программаның 6 пунктын (1 бурыч) түбәндәге эчтәлекле 1.27 пунктча белән тулыландырырга:

      «Социаль челтәрләрнең рәсми порталлары аша халыкка эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча чаралар үткәрү турында хәбәр итәргә; контроль-ревизия бүлекләре, салым хезмәте, суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре катнашында дәүләт теркәвенә алынмыйча яки махсус рөхсәттән башка законсыз эшкуарлык эшчәнлеге алып барыла торган объектларга рейдлар үткәрергә; профилактика субъектларына законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм алга таба тиешле хезмәтләргә хәбәр итү буенча даими рәвештә интернет челтәрен мониторинглауны гамәлгә ашырырга".

       2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

       3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 778.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International