Карар 29.06.2020 №488 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 2019 елның 6 августындагы 583 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында"

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан, "Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" 2008 елның 20 мартындагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау Тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 2019 елның 6 августындагы 853 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1.1. 1.3.2 пунктын 1-21 кушымталарда түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.3.2. Опека һәм попечительлек органының урнашу урыны: 422000, Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.

Эш режимы: дүшәмбе – җомга - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш.

Гражданнарны кабул итү сәгатьләре: дүшәмбе-пәнҗешәмбе - 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Узу пропуск һәм (яки) шәхесен таныклаучы документ буенча».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru)  урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

   

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    И.Ә. Галимуллин

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International