Карар 02.07.2020 №493 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендәге 1218 номерлы «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» карары белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү Тәртибенә үзгәрешләр кертү хакында (14.02.2014 №96,29.10.2015 №1063,12.05.2016 №534,14.03.2017 №269,26.08.2019 №649 номерлы үзгәрешләр белән)"

Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә килеп туган эпидемиологик вәзгыять уңаеннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендәге 1218 номерлы «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында»  карарына (14.02.2014 №96, 29.10.2015 №1063, 12.05.2016 №534, 14.03.2017 №269, 26.08.2019 №649 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- түбәндәге эчтәлекле 4.1 пунктын өстәргә:

 «4.1. Кереме җан башына 20 мең сумга кадәрле  булган гаиләләргә дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау һәм тәрбияләү өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация алучы гражданнарга түләү срогы 2020 елның 30 сентябренә кадәр булган социаль ярдәм чараларын бирүне, аларны алу өчен гаризаны кабат тапшырмыйча, озайтырга».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны «Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе С.П. Галимовага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                  И.Ә. Галимуллин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 368.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International