Карар 29.07.2020 №564 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына административ штрафлар буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип тану һәм аларны исәптән төшерү турында карарлар кабул итү тәртибен раслау хакында» 2018 елның 30 октябрендәге 1110 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында"

«Россия Федерациясе Бюджет кодексының 47.2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 7 апрелендәге 114-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына административ штрафлар буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип тану һәм аларны исәптән төшерү турында карарлар кабул итү тәртибен раслау хакында» 2018 елның 30 октябрендәге 1110 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы административ комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы «Арча муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына административ штрафлар буенча бурычларны түләттерүне өметсез дип тану һәм аларны исәптән төшерү турында карарлар кабул итү Тәртибенең «Җирле бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүне өметсез дип тану очраклары» дигән II бүлеген яңа редакциядә бәян итәргә:

II Җирле бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләтүне өметсез дип тану очраклары

2.1. Бурыч өметсез дип танылырга һәм исәптән төшерелергә тиешле очраклар:

1) административ штраф түләргә тиешле физик затның үлеме яисә Россия Федерациясе Граждан процессуаль законнарында билгеләнгән тәртиптә үлгән дип танылуы;

2) "Бөлгенлек (банкротлык) турында" 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә  бурычлының мөлкәте җитәрлек булмавы аркасында бюджетка түләүләр буенча бурычлар өлешендә административ штраф түләргә тиешле бурычлы шәхси эшкуарны банкрот дип тану;

2.1) "Бөлгенлек (банкротлык) турында" 2002 елның 26 октябрендәге 127-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә  күрсәтелгән Федераль закон нигезендә кредиторлар белән исәп-хисаплар тәмамланганнан соң бюджетка түләүләр буенча бурычлар өлешендә шәхси эшкуар булмаган гражданны банкрот дип тану;

3)  мөлкәте җитәрлек булмау һәм (яки) әлеге оешманы гамәлгә куючылар (катнашучылар) тарафыннан Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән чикләрдә һәм тәртиптә түләү мөмкинлеге булмау сәбәпле бюджетка түләүләр буенча бурычлар өлешендә административ штраф түләргә тиешле оешманың бетүе;

4)  җәза буларак штрафка тартылган хөкем ителгәннәргә карата амнистия яки ярлыкау турында акт куллану яки суд тарафыннан шул нигездә бюджет керемнәре администраторының бурычларны түләтү мөмкинлеген югалтуы турында карар кабул ителү;

5) "Башкарма эш турында" 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясындагы 1 өлешенең 3 яки 4 пунктында каралган нигездә суд приставы-башкаручы тарафыннан эшне тәмамлау турында һәм башкарма документны түләтүчегә кире кайтару турында карар чыгару, бюджетка түләүләр буенча бурыч биш елдан артык булганда түбәндәге очракларда:

бурыч күләме бөлгенлек турындагы эш буенча эш кузгату өчен бурычлының бөлгенлек (банкротлык) турында Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән таләпләр күләменнән артмаганда;

суд тарафыннан түләүчене банкрот дип тану турында гаризаны кире кайтару яки процедураларны үткәрү өчен суд чыгымнарын капларга җитәрлек акча булмау сәбәпле, банкротлык турында эш буенча эш туктатылу;

6) теркәүче орган карары буенча юридик затны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру һәм оешманың мөлкәте җитмәү һәм Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда,  аны гамәлгә куючылар (катнашучылар) тарафыннан түләү мөмкинлеге булмау сәбәпле бюджетка түләүләр буенча бурычлар өлешендә элек суд приставы-башкаручы тарафыннан "Башкарма эш турында" 2007 елның 2 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 46 статьясындагы 1 өлешенең 3 яки 4 пунктында каралган нигездә эшне тәмамлау турында карары булу.  Теркәүче органның "Юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында" 2001 елның 8 августындагы 129-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә юридик затларны бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдыру турындагы карары гамәлдә түгел дип танылган очракта, әлеге пунктча нигезендә түләтү өметсез дип табылган  бюджетка түләүләр буенча бурычлар бюджет (бухгалтерия) исәбендә яңадан торгызылырга тиеш.

2.2. Тәртипнең 2.1 пунктында каралган очраклар белән беррәттән, түләнмәгән административ штрафларны түләтү, әгәр судья, административ җәза билгеләү турында карар чыгарган орган, вазыйфаи заты тарафыннан административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган очракларда административ җәза билгеләү турындагы карарны үтәүне туктату турында карар чыгарылган булса, өметсез дип таныла".

 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

  1. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе С.П. Галимовага йөкләргә. 

 

 

          Җитәкче                                                                       И.Ә. Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International