Карар 05.08.2020 №585 "Арча муниципаль районы агросәнәгать комплексының «Иң яхшыкомбайнчы" район конкурсы турында"

Уңышны тиз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексында булган урып-җыю техникасын нәтиҗәле файдалану   һәм 2020 елда урып-җыю кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2020 елның 1 августыннан 1 октябренә кадәр «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсын  игълан итәргә.

2. Әлеге Карарның 1 нче, 2 нче кушымталары нигезендә «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсы турындагы Нигезләмәне һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм АПК оешмалары хезмәткәрләреннән торган конкурс комиссиясе составын расларга.

3. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2020 елның 1 августыннан 2020 елның 1 октябренә кадәр конкурс комиссиясенә бирү өчен районның агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә экипажларның ашлык суктыру һәм чабу мәйданнарына мониторинг үткәрүне, мәгълүмат җыю һәм беренчел эшкәртү үткәрүне тәкъдим итәргә.

4. Район конкурсында иң күп ашлык суктыру һәм үзйөрешле чапкычларның иң күп чабу мәйданнары буенча җиңүчеләрне расларга.

5. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе С.П. Галимовага «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсы чараларын финанслауны тәэмин итәргә.

6. Арча муниципаль районының массакүләм мәгълүмат чараларына  «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсының барышын яктыртуны тәэмин итәргә.

7. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

8. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.М. Гатиятовка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе

 

 

И.Ә. Галимуллин

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының « ___» _____________ 2020 ел, №___ карарына 1 нче кушымта

 

"Иң яхшы комбайнчы"  район конкурсын үткәрү турында Нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмә

 

1.1. Әлеге Нигезләмә 2020 елда «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсын оештыру һәм үткәрү максатын һәм тәртибен билгели (алга таба - Нигезләмә).

1.2. «Иң яхшы комбайнчы» район конкурсын (алга таба - конкурс) үткәрүнең максаты-2020 елгы урып-җыю кампаниясе барышында югары күрсәткечләргә ирешкән иң актив комбайнчыларны бүләкләү.

1.3. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе (алга таба-Идарә) оештыра.

1.4. Конкурсны оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау район бюджеты хисабына башкарыла.

1.5. Конкурсны оештыру һәм үткәрү эше түбәндәге принципларга нигезләнә:

гавамилык һәм ачыклык;

конкурста катнашучыларның тигез шартларда булуы.

 

  1. Конкурста катнашучылар

 

  1. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче барлык механизаторлар катнаша ала.

 

  1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибе

 

  1. Конкурс ике этапта үткәрелә:

1 нче этап – Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хуҗалыкларында (алга таба-хуҗалыклар) башлангыч конкурс үткәрү;

2 нче этап –Арча муниципаль районында конкурс үткәрү.

3.2. Конкурсның башлангыч этабын үткәрү тәртибе хуҗалыклар тарафыннан билгеләнә.

3.3. Хуҗалыклар конкурста катнашу өчен 2020 елның 25 сентябренә кадәр Идарәгә түбәндәге материалларны тапшыралар:

- конкурста җиңүгә дәгъва кылучылар исемлеге;

- Россия Федерациясе гражданы паспорты күчермәсе;

- җиңүгә дәгъва кылучы һәр кеше буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

3.4. Идарәгә әлеге Нигезләмәнең  3.3. п. нигезендә кергән документлар конкурс комиссиясе тарафыннан карала.

3.5. Комиссия эше утырышлар рәвешендә, аның әгъзаларының яртысыннан да ким булмаган өлеше катнашканда уздырыла.

3.6. Комиссия составына рәис, рәис ярдәмчесе, секретарь һәм комиссия әгъзалары керә.

3.7. Комиссия рәисе:

- комиссия эшчәнлеген оештыра;

- комиссия утырышларының урынын, вакытын билгели;

- комиссия утырышының көн тәртибен раслый;

- комиссия әгъзаларына йөкләмәләр бирә.

3.8. Комиссия утырышлары рәис яисә аның кушуы буенча рәис ярдәмчесе (алга таба - рәислек итүче) тарафыннан уздырыла.

3.9. Комиссия секретаре:

- комиссия утырышының көн тәртибен һәм материалларын әзерли;

- комиссия рәисенә раслау өчен комиссия утырышының көн тәртибен тәкъдим итә;

- комиссия утырышлары беркетмәләрен әзерләүне гамәлгә ашыра.

3.10. Комиссия әгъзалары  утырышларда шәхсән катнашалар.

3.11. Комиссия карары утырышта катнашучы комиссия әгъзаларының күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, рәислек итүче тавыш биргән карар кабул ителгән дип санала.

3.12. Комиссия карары утырыш беркетмәсе белән рәсмиләштерелә, ул конкурсны үткәрү датасыннан соң өч эш көне эчендә комиссия рәисе һәм секретаре тарафыннан имзалана.

3.13. Комиссиянең хокуклары:

- агросәнәгать комплексы оешмаларыннан һәм аларның вазыйфаи затларыннан комиссия эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны соратып алырга;

- комиссия компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен үз утырышларына агросәнәгать комплексы оешмаларының җитәкчеләрен, вазыйфаи затларын һәм башка вәкилләрен, шулай ук башка затларны чакырырга;

- бирелә торган мәгълүматның дөреслеген тикшерүне гамәлгә ашырырга;

- законнар нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырырга.

3.14. Конкурсны үткәрү датасы турындагы карар комиссия тарафыннан кабул ителә.

3.15. Конкурсны үткәргәндә конкурста катнашучының эшчәнлеге түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнә:

ашлык җыю комбайны - Арча муниципаль районында бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруның максималь күләме буенча;

- үзйөрешле чапкычлар - Арча муниципаль районында күпьеллык һәм берьеллык үләннәрне, бөртекле һәм кузаклы культураларны чабуның максималь күләме буенча.

 

3.16. Комиссия конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны билгели һәм алар арасында премияләрне түбәндәге күләмдә һәм санда бүлә:

 бер җиңүчегә 10,0 мең сум күләмендә 20 премия.

3.17.  3.17 пунктында күрсәтелгән җиңүчеләрдән тыш, бер җиңүчегә 2,0 мең сум күләмендә 20 премия каралган. Ул район хуҗалыклары арасында  түбәндәгеләрне исәпкә алып бүленә:

- район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның гомуми чәчү мәйданында хуҗалыкның чагыштырма авырлыгы түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнә:

- урып-җыю комбайны-район хуҗалыкларында бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруның максималь күләме буенча;

Барлыгы: 40 җиңүче.

3.18. Әлеге конкурс кысаларында комиссия бөртекле культураларның иң зур уңышы буенча өч авыл хуҗалыгы берләшмәсен билгеләргә тиеш. Күрсәтелгән авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренең һәркайсына 10,0 мең сум күләмендә премия бирү каралган.

3.19. «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесенең нәтиҗәләре конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсенә кул куелганнан соң өч эш көне эчендә «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» газетасында урнаштырыла.

3.20. Премияләрне тапшыру Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы исеменнән гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының

«___» _____________ 2020 ел, №____карарына 2 нче кушымта

 

 

"Иң яхшы комбайнчы" конкурсы комиссиясе составы

 

Рәис:

 

Галимуллин И. Ә.

 

- Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;

Рәис ярдәмчесе:

 

Гатиятов Р. М.

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча);

Секретарь:

 

Абдуллин М. Р.

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Конкурс комиссиясе әгъзалары:

Шакирҗанов Р. М.

- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Мөхәрәмов Р.Р.

 

- Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Галимова С.П.

- "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы" МКУ җитәкчесе (килешү буенча);

Фәттахов И. С.

- «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре «район газетасы редакциясе директоры урынбасары (килешү буенча);

 

Мортазин Р. Г.

 

- «Россельхозцентр» ФДУның Татарстан Республикасы буенча Арча район бүлеге башлыгы (килешү буенча);

Хәкимҗанов А. Г.

- «Россельхозцентр» ФДУның Татарстан Республикасы буенча Арча район бүлеге агрономы (килешү буенча);

Һидиятов Р. А.

- Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе, урып-җыю эшләренең сыйфатын һәм туфракны төп эшкәртүне тикшереп тору комиссиясе рәисе

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.14 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International