Карар 13.08.2020 №590 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзү турында "

«Коррупциягә каршы тору турында»гы Законның 3 һәм 7 статьялары нигезендә җәмәгать контроле механизмнарын булдыру, коррупциягә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачыклыгын тәэмин итү максатыннан, Арча районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2014 елның 26 июнендәге 648 номерлы «Укучыларга белем һәм тәрбия бирүне гамәлгә ашыру өчен белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору яки бетерү турында карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләү буенча эксперт комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында» карары белән расланган белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору яки бетерү турындагы карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләү буенча даими рәвештә эшләүче эксперт комиссиясе составына (алга таба-Комиссия) үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ җитәкчесе Р.Д.Мөхәмәдияровка йөкләргә.

 

Башкарма комитет житәкчесе                                              И.Ә.Галимуллин

 

Арча муниципаль районы башкарма  комитетының  «__»__________2020 ел, №___

карарына кушымта

 

Укучыларга белем һәм тәрбия бирүне гамәлгә ашыру өчен  белем бирү учреждениеләрен үзгәртеп кору яки бетерү турында карар кабул итү нәтиҗәләрен бәяләү буенча эксперт комиссиясе

СОСТАВЫ

 

 

 

Мөхәмәдияров

Рамил Данилевич

 

Игнатов

Илфак Илдарович

-Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ җитәкчесе, комиссия рәисе;

 

-Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары;

Ситдыйкова

Зөлфия Илсуровна

-Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ җитәкчесе урынбасары, комиссия секретаре.

 

Комиссия әгъзалары:

 

Галимова

Светлана Петровна

- "ТР Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы" МКУ җитәкчесе;

 

Хәбибуллин

Рөстәм Вәгыйзович

-Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктур үсеше бүлеге җитәкчесе;

 

Сафиуллина

Рузалия Насрулловна

- "Мәгариф идарәсе" МУ үзәкләштерелгән бухгалтерия исәп-хисап бүлеге башлыгы;

 

Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре

- үзгәртеп корыла торган (бетерелә торган) белем бирү учреждениесе урнашкан территориягә карап-килешү буенча;

Насыйбуллин

Исрафил Рәхмәтуллович

- «Татмедиа» ААҖ баш мөхәррире, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе («Арча хәбәрләре»), филиал директоры -  килешү буенча;

Җәләева

Раушания Кавиевна

- “В. Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы - килешү буенча;

Галәветдинова

Рәзимә Җәүдәтовна

- «Баланы үстерү үзәге -4 нче балалар бакчасы" тәрбиячесе - килешү буенча;

Вәлиева

Илфира Фирдәүсовна

- “Арчаның 5нче гимназиясе”нең татар теле укытучысы - килешү буенча.

doc
Скачать текст
DOC, 62.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International