Карар 27.08.2020 №644 "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын, шул исәптән адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү билгеләү турында"

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә 2020 елның 15 гыйнварындагы Юлламасын гамәлгә ашыру буенча 2020 елның 24 гыйнварындагы Пр-113 номерлы йөкләмәләр исемлеге, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында» 2017 елның 26 декабрендәге 1642 номерлы карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмаларының һәм муниципаль мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү билгеләү турында» 2020 елның 10 августындагы 671 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2020 елның 1 сентябреннән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен ай саен 5000 сум күләмендә акчалата түләү (алга таба – түләү, гомуми белем бирү оешмалары) билгеләргә.

2. Кушымта итеп бирелгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын, шул исәптән адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү турында Нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

3. Акчалата түләү белән бәйле чыгымнарны финанслау Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетына Татарстан Республикасы бюджетыннан муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында Һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә, муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында балаларга өстәмә белем бирүне тәэмин итүгә бүлеп бирелгән субвенцияләр исәбеннән гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

 5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе башлыгы Р.Д. Мөхәммәдияровка йөкләргә.

 

 

 

 

Башкарма комитет житәкчесе                                              И.Ә.Галимуллин

 

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

27 август 2020 ел,  №644

карары белән

 РАСЛАНГАН

 

 

 

 

Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү

программаларын, шул исәптән адаптацияләнгән

төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә

сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү билгеләү турында

НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Әлеге Нигезләмә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү, шул исәптән адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программаларын программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү (алга таба – түләү, гомуми белем бирү оешмалары), түләүне билгеләү һәм түләүне туктату  шартларын билгели.

2. Түләү  педагогик хезмәткәрләргә сыйныф (сыйныфлар), шулай ук  бер сыйныфны тәшкил иткән сыйныф-комплект (алга таба-сыйныф) җитәкчелеге өчен, һәр сыйныфта укучылар санына, шулай ук аларда гамәлгә ашырыла торган гомуми белем бирү программалары, шул исәптән адаптацияләнгән гомуми белем бирү программаларына бәйсез рәвештә түләнә.

3. Ике һәм аннан да күбрәк сыйныфта сыйныфлар белән җитәкчелек итүче педагогик хезмәткәргә икедән дә артык түләү билгеләнә алмый.

4. Түләү билгеләү өчен нигез булып гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенең  педагогик хезмәткәргә  сыйныф җитәкчесе вазыйфалары йөкләнү турындагы боерыгы тора.

5. Гомуми белем бирү оешмасы белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы педагогик хезмәткәрләргә сыйныф җитәкчелеге өчен түләү педагогик хезмәткәрнең йөклелек һәм бала табу буенча яллары,  өч яшькә җиткәнче бала карау буенча яллары  вакытында туктатылып торыла.

6. Түләү күләме сыйныф җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы педагогик хезмәткәрнең педагогик йөкләнеше күләменә бәйле түгел.

7. Түләү уртача хезмәт хакы исәбенә кертелә.

8.Түләү педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы белән бер үк вакытта түләнә.

9. Уку елы дәвамында, каникуллар чорында, шулай ук санитар-эпидемиологик, климат шартлары һәм башка нигезләр буенча дәресләр булмаганда (туктатылганда), педагогик хезмәткәрләргә түләү күләмен үзгәртү яки түләүне бетерү, педагогик хезмәткәр тарафыннан аның гаебе белән сыйныф җитәкчесе функцияләрен үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән очраклардан тыш, рөхсәт ителми.

10. Педагогик хезмәткәргә түләүне туктатып тору һәм  түләүне бетерү өчен нигез булып гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенең боерыгы  тора.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.06 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International