Карар 31.08.2020 №671 "«Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсы турында"

Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру максатыннан, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Расларга:

-Кушымта итеп бирелгән «Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсы турында Нигезләмәне расларга;

-Кушымта итеп бирелгән«Арча муниципаль районының иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү буенча комиссия турында Нигезләмәне расларга:

-Кушымта итеп бирелгән«Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү буенча комиссия составын расларга.

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә «Арча муниципаль районы премиясен алу өчен иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын оештыруны һәм үткәрүне йөкләргә.
  2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы» МКУга «Арча муниципаль районының иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын финанслауны Арча муниципаль районының 2020 елга бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә гамәлгә ашырырга.

4.        Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

5.        Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6.        Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесеИ.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

31.08.2020 ел, №671

 карарына кушымта

 

"Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты" конкурсын үткәрү турында Нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. «Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын  үткәрү турындагы Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә)  Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты конкурсын үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган төп төшенчәләр:

1.2.1. Конкурста катнашучы-16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданы.

1.2. Проект-Арча муниципаль районы территориясендә ниятнең эчтәлеген һәм аны гамәлгә ашыру мөмкинлеген, исәп-хисапларны тасвирлауны нигезләү рәвешендәге фикер, идея.

 

2. Конкурсны үткәрү тәртибе

  1. Конкурс ачык формада үткәрелә.
  2. Конкурсның төп максатлары:
  • яшьләрдә актив тормыш позициясе, районның иҗтимагый-сәяси тормышында катнашырга әзерлек формалаштыру;
  • яшьләр белән эшләүнең инновацион формаларын һәм методларын ачыклау.
  1. «Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын (алга таба – Конкурс) Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (алга таба – ОДМСТ) оештыра.

Проектлар эшләү буенча тәкъдим ителгән юнәлешләр:

1.Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча инициативалары;

2.Яшьләрнең иҗади инициативалары;

  1. Патриотик тәрбия;
  2. Яшьләр медиасы;         
  3. Туризм һәм туган якны өйрәнү;
  4. Яшьләрнең ирекле (волонтерлык) инициативалары;
  5. Милләтара һәм төбәкара татулыкны ныгыту;
  6. Авыл хуҗалыгын үстерү.
  1. Конкурс үткәрү турында мәгълүмат "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru) һәм ОДМСТ сайтында (http:www.odms-arsk.tatar) гаризалар кабул итү башланганчыга кадәр 2 календарь көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:
  • Конкурсны оештыручы турында мәгълүмат,
  • гаризаларны кабул итү вакыты, урыны һәм тәртибе,
  • Конкурс үткәрелә торган юнәлешләр,
  • акчалата премиянең күләме,
  • конкурсны оештыручыларның элемтә телефоннары.
  1. Конкурста катнашу өчен Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы нигезендә,  түбәндәге ысулларның берсен кулланып, гариза бирелә:
  • турыдан-туры Арча шәһәре, Интернационал урамы, 16 йорт адресы буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә;
  • 422000, Арча шәһәре, Интернационал урамы, 16 нчы йорт адресына почта  аша;

- электрон почта аша: odms_arsk@mail.ru

  1. Әлеге Нигезләмәнең 2.5 пунктында күрсәтелгән электрон почта адресына гариза җибәргәндә, Конкурста Катнашучы гаризаны электрон рәвештә җибәргәннән соң өч эш көне эчендә, әмма 2020 елның 05 сентябреннән дә соңга калмыйча(аны кертеп), язмача гаризаның төп нөсхәсен  һәм проектны  ОДМСТка  тапшырырга тиеш.
  2. Конкурста катнашу өчен гариза 2020 елның 05 сентябренә кадәр кабул ителә һәм   кергән көнне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә теркәлә.
  3. Гаризага проект язмача 1 нөсхәдә һәм электрон вариантта (USB-флеш - җыйгычта яки электрон почта аша odms_arsk@mail.ru "Иң яхшы яшьләр проекты"тамгасы белән)теркәлә.
  4. Конкурста катнашучы өстәмә материаллар (схемалар, рәсемнәр, таблицалар, макетлар, фото- һәм видеоматериаллар һ.б.) тапшырырга хокуклы.
  5. Гариза һәм проектны башкаруга таләпләр:
  • А4 форматындагы ак кәгазьдә кара төстәге текст белән эшләү;
  • текстны формалаштыру: сулдан 3 см, уңнан  1 см, өстән һәм астан 2 см ара калдырып;
  • гариза һәм проектны рәсмиләштергәндә шрифт-TimesNewRoman, кегль 12-14,  1-1,5 юлара интервал белән;
  • проектның барлык битләренә уң якта аста номер сугылырга тиеш (титул битеннән тыш);
  • проектның график өлеше pdf форматында; текст өлеше  xlsx, word форматында бирелә.

Проект структурасына таләпләр:

  1. титул бите (проектның исеме, проектны башкаручының исеме, конкурста катнашучы турында белешмәләр);
  2. проект структурасы (А4 форматындагы 10 биттән дә артмаган күләмдә):

-проектның максаты;

-проектның төп бурычлары;

-социаль әһәмиятен нигезләү;

- проектны тормышка ашыру сроклары;

- проектны тормышка ашыруның көтелгән нәтиҗәләре.

  1. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге бирелгән гаризаларның әлеге Нигезләмәнең 2.6-2.12 пунктларында билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен  гаризаны теркәгәннән соң 1 эш көне эчендә тикшерергә тиеш.
  2. Тикшерү нәтиҗәләре буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
  • конкурста катнашу өчен гаризаны кабул итү турында;
  • гаризаны кабул итүдән баш тарту турында.
    1. Гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булып түбәндәгеләр тора:

- гаризаның әлеге Нигезләмәнең 2.6-2.10 пунктларында билгеләнгән таләпләргә, шул исәптән кушымталарга туры килмәве:

  • гаризаның расланган формага туры килмәве;

- гариза бирү сроклары үтәлмәү.

2.14. Конкурста катнашучының әлеге Нигезләмәнең 1.2.1 п. белән билгеләнгән таләпләргә туры килмәве.

  1. Гаризаны кабул итүдән баш тарткан очракта, ОДМСТ тикшерү тәмамланганнан соң 2 эш көне эчендә,баш тартуның сәбәпләрен күрсәтеп, гаризаның таләпләргә туры килмәве турында гариза бирүчегәхәбәр итә.
  2. Мөрәҗәгать итүче, гаризаны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган сәбәпләрне бетергәннән соң, гаризаны әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда кабат бирергә хокуклы.
  1. Конкурста катнашучы гаризада һәм аңа кушымталарда бирелгән мәгълүматның дөреслеге өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә җавап бирә.
  2.  Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге конкурста катнашу өчен кабул ителгән барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң ике көн эчендә «Арча муниципаль районы премиясен алу өчен иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү буенча комиссия каравына тапшыра.
  3.  «Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү буенча комиссия составы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән раслана.
  4. Тапшырылган гаризалар һәм проектлар конкурста катнашучыларга кире кайтарылмый һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендәбер ел дәвамында саклана.
  5. Конкурста катнашу өчен кабул ителгән барлык гаризалар  комиссиясе тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 2.22 пунктында билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәүне бәяләү предметына карап тикшерелергә тиеш, аның нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчесе яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән гаризалар алынганнан соң 5 эш көненнән дә артмаган срокта билгеләнә.
  6. Конкурска тәкъдим ителгән проектларны бәяләү түбәндәге критерийлар һәм баллар буенча гамәлгә ашырыла:

N

Критерий исеме

Әйе

Юк

1

Проектның актуальлеге һәм социаль әһәмияте (проект Арча районында актуаль һәм социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән)

20

0

2

Проектның үзенчәлекле, иҗади һәм инновацион характерда булуы

5

0

3

Автор  тарафыннан проектны мөстәкыйль тормышка ашыру  дәрәҗәсе

5

0

4

Проект буенча эш планының чынга ашарлык, үтәрлек һәм ресурслар белән тәэмин ителгән булуы

10

0

5

Проектта игълан ителгән финанс таләпләре (чыгымнары) икътисадый яктан нигезләнгән һәм максатчан булу

20

0

БАРЛЫГЫ

 

 

  1. Комиссия әгъзасы гаризага әлеге Нигезләмәнең 2.22 пунктында күрсәтелгән һәр критерий буенча билгеләнгән минималь һәм максималь күрсәткечләр чикләрендә балл бирә.
  2. Комиссия әлеге Нигезләмәнең 2.22 пунктында күрсәтелгән һәр критерий буенча Комиссия әгъзалары тарафыннан гаризаны бәяләгән уртача балларның суммасы нигезендә һәрбер гаризаның рейтингын билгели.
  3. Комиссия бәяләве нәтиҗәләре буенча 35тән артык балл җыйган Конкурста катнашучы акчалата премия алырга хокуклы. Бүләкләнүчеләрнең иң күп саны -10 кеше. 35 тән артык  балл җыйган  конкурсантларның саны күбрәк булган очракта, призлы урын алданрак теркәлгән проектка бирелә.
  4. Комиссиянең конкурста җиңүчене билгеләү турында  карары утырышта ачык тавыш бирү юлы белән  күпчелек тавыш белән кабул ителә, беркетмә төзелә һәм Комиссия рәисе, секретаре һәм әгъзалары тарафыннан имзалана (алга таба-Комиссия карары).
  5. Конкурс нәтиҗәләре, сайлап алуда катнашучылар, сайлап алу критерийләре буенча бәяләр, акчалата премия күләме, акчалата премия алучылар турында мәгълүмат Комиссия карар кабул иткәннән соң 3 эш көне эчендә "Интернет" мәгълүмат-коммуникациячелтәрендә Арча муниципаль районы рәсми сайтында, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге сайтында http:www.odms-arsk.tatar   мәҗбүри урнаштырылырга тиеш.

3. «Иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңүчеләргә Арча муниципаль районы премиясен алу өчен финанслау һәм акчалата премия бирү шартлары һәм тәртибе

  1. Комиссия карары нигезендә, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге «Арча муниципаль районы премиясен алугаиң яхшы яшьләр проекты» бәйгесендә җиңүчеләргә, комиссия карары кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә акчалата премия бирү турында смета әзерли.
  2. Җиңүчеләр әлеге Нигезләмәдә күрсәтелгәнюнәлешләр  буенча билгеләнә һәм аларга 11494 сум күләмендә Арча муниципаль районы премиясе, шул исәптән 1494 сум  НДФЛ бирелә.

3.3. Финанслау Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджеты хисабына башкарыла. Конкурста җиңүчеләргә премия бирү өчен акчаның гомуми күләме 114940 сум тәшкил итә, шул исәптән НДФЛ-14940 сум.

"Арча муниципаль районы

 премиясен алуга

 иң яхшы яшьләр проекты"

 конкурсын үткәрү турында

Нигезләмәгә кушымта

 

 

 

"Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты" конкурсында катнашу өчен

 гариза

 

 

1. ФИАИ:__________________________________________________________

2. Туган көне:___________________________________________________

3. Яшәү адресы (яки теркәлү):_______________________________ ________________________________________________________________

 E-mail: _____________________

 Телефон:___________________

 4. Мәшгульлеге:____________________________________________________

________________________________________________________________

5. Проектның исеме_________________________________________________

Конкурста катнашу өчен гариза составындагымәгълүматның (шул исәптән документларның) дөреслегенраслыйм.

 

ФИАИ                                    имза 

Дата:

"Шәхси мәгълүматлар турында" 27.07.2006 ел, №152-ФЗ Федераль закон таләпләрен үтәү йөзеннән, мин күрсәтелгән мәгълүматларны эшкәртүгә (җыю, туплау, системалаштыру, саклау, яңарту, үзгәртү, куллану, тапшыру  бетерү, юк итү) рөхсәт бирәм.

ФИАИ                                                                                    имза 

Дата:

 

 

Арча  муниципаль районы

башкарма комитетының      

31.08.2020 ел, №671

 карарына кушымта

 

 

"Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты" конкурсын үткәрү буенча комиссия турында

Нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

«Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү буенча комиссия (алга таба - Комиссия) конкурста җиңүчеләрне билгеләү максатыннантөзелә.

Комиссия составы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән раслана.

 Комиссиянең төп бурычлары:

- премиягә дәгъва кылучы катнашучылардан кергән проектларны бәяләү;

- конкурста җиңүчеләрне-премия алучыларны билгеләү.

 

2. Комиссиянең эш тәртибе

Комиссияне  рәис җитәкли, ул комиссия эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә, комиссия беркетмәләренә кул куя, Комиссиягә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен җавап бирә.

Комиссия рәисе булмаганда, вәкаләтләр комиКсия рәисе урынбасарына йөкләнә.

Комиссия утырышлары, әгәр  2/3тән артык Комиссия әгъзасы катнашса, хокуклы дип санала.

Үзенә йөкләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен Комиссия  түбәндәгеләргә хокуклы:

  • үз компетенциясе кысаларында кирәкле документлар, материаллар һәм мәгълүмат соратып алырга;
  • кирәк булганда, эксперт бәяләвен үткәрү өчен  килешү буенча комиссия әгъзалары булмаган белгечләр җәлеп итәргә. Карарлар кабул иткәндә әлеге белгечләр тавыш бирергә хокуклы. Комиссия утырышка проектны тәкъдим итүче затны чакырырга хокуклы.Комиссиянең беренче утырышы гаризалар бирү өчен билгеләнгән срок чыкканнан соң өч эш көненнән дә соңга калмыйча үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен кабул ителгән барлык гаризаларКомиссия тарафыннан «Арча муниципаль районы премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсын үткәрү турындагы Нигезләмәдә билгеләнгән критерийларга туры килү-килмәүгә тикшерелергә тиеш, аның нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчеләре билгеләнә.

Комиссия секретаре яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән гаризалар алынганнан соң 2 эш көненнән дә соңга калмыйча Комиссия әгъзалары һәм чакырылган катнашучыга Комиссия утырышын үткәрү датасы турында хәбәр итә, коКиссия утырышы беркетмәсен алып бара.

Комиссия һәр гаризаның рейтингын Конкурс Нигезләмәсендә билгеләнгән һәрбер критерийбуенча гаризаларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары куйган баллар суммасы нигезендә билгели.

Комиссиянең конкурс җиңүчеләрен билгеләү турындагы карары утырышта ачык тавыш бирү юлы белән күпчелек тавыш белән кабул ителә, беркетмә төзелә һәм рәис, секретарь һәм комиссия әгъзалары тарафыннан имзалана. Тавышлар тигез булганда Комиссия рәисе карары хәлиткеч булып тора.

Комиссия карары Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә 1 ел дәвамында саклана.

 

 

Арча муниципаль районы

 башкарма комитетының

31.08. 2020 ел, № 671

карарына кушымта

 

 

«Арча муниципаль районы

 премиясен алуга иң яхшы яшьләр проекты»

 конкурсын үткәрү буенча комиссия составы

 

Мөхәммәтшина

Алинә Таһировна

-Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе

Габделгазизов

Ильяс Нурсилович

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы,комиссия рәисе урынбасар

 

Сәләхиева Гөлназ

Таһир кызы

Арча муниципаль районының “Арча” спорт мәктәбе” муниципаль бюджет  учреждениесенең кадрлар буенча инспекторы, комиссия секретаре (килешү буенча)

Комиссия әгъзалары

 

Абдуллина

Аделина Булатовна

-ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр Парламенты әгъзасы(килешү буенча);

Гатиятов

Ренат Мансурович

-Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе башлыгы(килешү буенча);

Ильина Лия

Юрьевна

-Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары;

Исмәгыйлев

Таһир Фәнисович

-эшмәкәр, активист(килешү буенча);

Камалова Гөлназ Гыйльметдиновна

-«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең әйдәп баручы методисты(килешү буенча).

pdf
Скачать текст
PDF, 5.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International