Карар 04.09.2020 №687 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында” карарына үзгәрешләр кертү турында"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында»  карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү турында НИГЕЗЛӘМӘ”нең 1 кушымтасындагы  5 бүлекнең 3 пунктын яңа редакциядә бәян итәргә:

"Субсидияләр дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган бер шәхси ярдәмче хуҗалык өчен гариза биргән елда сатып алынган саву аппараты бәясенең 30% ы күләмендә бер тапкыр  бирелә, әмма 6 200 сумнан да артмый».

2) «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе составы» дигән 2 нче кушымтаны  яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга.

3) Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга җибәрелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе турында Нигезләмәнең «Субсидия күләмен билгеләү критерийлары» дигән 4 бүлегенең 3 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә:

“Җирле бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр  "2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү" муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында каралган акчалар чикләрендә бирелә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау (субсидия күләме) сатып алына торган саву аппараты бәясенең 30% ыннан, ләкин 6 200 сумнан да артмаска тиеш.

Комиссия утырышы комиссиянең һәр әгъзасы кул куя торган беркетмә белән рәсмиләштерелә.”

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары           Р.Р. Мөхәрәмовка йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                            И.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының 

"04"сентябрь 2020 ел, №687 карарына кушымта

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе

СОСТАВЫ

 

 

  1. Комиссия рәисе - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе - Галимуллин Илшат Әхәтович;
  2. Комиссия рәисе урынбасары - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Мөхәрәмов Рәсүл Ринатович;
  3. Комиссия секретаре - Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече - Әхмәтшина Гөлнара Фоатовна;

 

Комиссия әгъзалары:

 

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы - Гатиятов Ренат Мансурович (килешү буенча);
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе – Галимова Светлана Петровна (килешү буенча);
  3. Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе - Галимуллина Гүзәл Харисовна;
  4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы – Мөхәммәтова Алсу Фирдәүсовна (килешү буенча);
  5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе-Сафиуллина Надия Равиловна (килешү буенча).

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.31 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International