Карар 04.09.2020 №689 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 7 декабрендәге 1199 номерлы «Арча муниципаль районында реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү өчен килешүләр төзү хокукына сатулар үткәрү турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында (12.04.2016 ел, №431 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 7 декабрендәге 1199 номерлы «Арча муниципаль районында реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү өчен килешүләр төзү хокукына сатулар үткәрү турында» карарына (12.04.2016ел, №431 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- «Арча муниципаль районында реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр төзү хокукына ачык аукционнар үткәрү буенча комиссия составы» дигән 3 нче кушымтаны яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:\\pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы Г.Х. Галимуллинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                             И.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының 

“04”сентябрь 2020 ел, №689 карарына кушымта

 

 

Арча муниципаль районында реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә шартнамәләр төзү хокукына ачык аукционнар үткәрү буенча комиссия

СОСТАВЫ

 

 

Мөхәрәмов

Рәсүл Ринатович

- Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе;

 

 

Галимуллина

Гүзәл Харисовна

- Башкарма комитетның икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы, комиссия секретаре;

 

 

Гыйззәтова

Миләүшә Алисовна

- Башкарма комитетның бухгалтерлык исәбе һәм хисап секторы баш белгече;

 

 

Мөхәммәтова

Алсу Фирдәүсовна

- Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе;

 

 

Митина

Ольга Геннадиевна

- Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр  буенча бүлекнең баш белгече.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International