Карар 28.09.2020 №736 ««2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкын һәм территорияләрен гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү» муниципаль максатчан программаны раслау турында»

«Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 2 ноябрендәге 837 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы су объектларында халыкка, икътисадка һәм табигый тирәлеккә табигый техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән һәм һәлакәттән килгән социаль, икътисадый һәм экологик зыянны киметү максатыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  «2021 – 2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкын һәм территорияләрен гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү» муниципаль максатчан программаны (алга таба –Программа) расларга.

2.  “Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы” һәм “Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль казна учреждениеләренә ел саен чираттагы финанс елына район бюджетын формалаштырганда, әлеге максатларга Арча муниципаль районы бюджетыннан җибәрелә торган акчалар чикләрендә, мөмкинлекләрне исәпкә алып, Программа чараларын тормышка ашыруга акча карарга.

3. Шәһәр һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләренә, Арча муниципаль районы оешмалары җитәкчеләренә, аларның хокукый формасына карамастан, тиешле бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына Программа чараларын заманча башкаруны тәэмин итәргә.

4.      Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага, Арча муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр идарәсе рәисе урынбасарына йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 11.99 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International