Карар 28.09.2020 №737 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 2 мартындагы 125 номерлы «2020 елга Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2020 елның 24 августындагы 728 номерлы  «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 28 августындагы 724 номерлы «2020 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» карарына теркәлгән кушымтага үзгәреш кертү хакында»  карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 2 мартындагы 125 номерлы «2020 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру турында» карарының 1.1. пунктына үзгәреш кертергә һәм  аны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Арча муниципаль районының төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне 7 сум 70 тиен (көн саен) һәм ата-аналар түләве 15 сум (көн саен) күләмендә оештырырга».      

2. Әлеге карар 2020 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхәрәмовка йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 876.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International