Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 29 маендагы 389 номерлы "Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында" карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1) Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 29 маендагы 389 номерлы карары белән расланган «Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны үтәүгә ведомство контроле буенча чаралар үткәрергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге» дигән 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo/tatarstan/ru) һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk/tatarstan/ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына йөкләргә.