Карар 10.11.2020 №874 «2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында »

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пунктына яраклаштырып, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән 2021 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары каршындагы интернатлар һәм гомуми белем бирү интернат-мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне тотуга норматив чыгымнарны расларга.

      2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә:

      «2021 елга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 76-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы;

    әлеге карарның 1 нче пункты  белән расланган  мәгариф оешмаларының норматив чыгымнары нигезендә, белем бирү оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.

             3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

            4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

            5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т Мөхәммәтшинага йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.69 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International