Карар 10.11.2020 №875 «2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында»

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 2 июлендәге 546 номерлы «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» карары һәм Арча муниципаль районы Уставы нигезендә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән:

2021 елга Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны;

2021 елга Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләмен;

2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кергән балага, күчү чорына балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләменә  төзәтү коэффициенты кулланыла торган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары исемлеген;

баланы караган өчен ата-ана түләвенең күчү чорына карата 2020 елның 1 гыйнварына кадәр мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кергән балага төзәтү коэффициентын расларга.

pdf
Скачать текст
PDF, 15.84 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International