Карар 10.11.2020 №876 «2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында сәнгать-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Балаларга сәнгать-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү учреждениеләрен норматив  финанслауны кертү турында» 2009 елның 14 декабрендәге 854 нче карарына һәм Арча муниципаль районы Уставына яраклаштырып, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

  1. 2021 елга:

 кушымта итеп бирелгән Арча муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында сәнгать-эстетик юнәлештә өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарын;

балаларга сәнгать-эстетик юнәлештәге өстәмә белем бирү оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарга карата төзәтү коэффициентын 0,5 күләмендә расларга.

  1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнар нигезендә балаларга өстәмә белем бирү оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.

         3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

        4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
        5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т.Мөхәммәтшинага йөкләргә.

pdf
Скачать текст
PDF, 1.87 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International