Карар 10.11.2020 №877 «2021 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирүче мәгариф оешмаларының туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотлык, социаль-педагогика, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында»

Россия Федерациясенең  2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы “Мәгариф турында” Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясындагы 1 өлешенең 11 пункты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2009 елның 31 декабрендәге 939 номерлы «Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотлык, социаль-педагогика, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф учреждениеләрен финанслауның нормативларын  исәпләү турында Нигезләмәне раслау хакында” карарына һәм Арча муниципаль  районы Уставына яраклаштырып, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

  1. Кушымта итеп бирелгән:

2021 елга Арча муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирүче мәгариф оешмаларының туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотлык, социаль-педагогика, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының  программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарын;

балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотлык, социаль-педагогика, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмаларында һәм балаларга өстәмә белем бирү күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарга карата төзәтү коэффициентын 0,5 күләмендә расларга.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.44 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International