Карар 13.11.2020 №897 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына үзгәрешләр кертү турында (04.09.2020ел, № 687 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      Арча муниципаль районы башкарма комитетының  2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында" карарына (04.09.2020ел,  № 687 үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

“Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан гражданнарга  бирелгән субсидияләрне нәтиҗәле файдалану буенча комиссиясе составы» исемле 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә һәм расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы  Г.Х. Галимуллинага йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                Р.Р. Мөхәррәмов

 

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитетының 

"___"______________2002 ел, №__ карарына кушымта

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан гражданнарга  бирелгән субсидияләрне нәтиҗәле файдалану буенча комиссия составы

 

  1. Комиссия рәисе - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе-Мөхәррәмов Рәсүл Ринатович;
  2. Комиссия рәисе урынбасары-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе-Галимуллина Гүзәл Харисовна;
  3. Комиссия секретаре - Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече - Әхмәтшина Гөлнара Фоатовна.

 

Комиссия әгъзалары:

 

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы - Гатиятов Ренат Мансурович (килешү буенча);
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе – Галимова Светлана Петровна (килешү буенча);
  3. Татарстан Республикасы Арча район Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлек башлыгы - Сәгыйтова Ләйсән Гарәфетдиновна (килешү буенча);
  4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе - Сафиуллина Надия Равиловна (килешү буенча).
pdf
Скачать текст
PDF, 1.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International