Карар 16.11.2020 №899 "2020 елның 4 кварталына Арча муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында"

«2020 - 2021 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» Программасын тормышка ашыру максатыннан һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының «2020 елның IV кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 2020 елның 29 сентябрендәге 557/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Федераль бюджет акчалары исәбеннән торак урыннары алу (төзү) өчен бирелә торган барлык социаль түләүләр алучы категория гражданнар өчен 2020 елның 4 кварталына әлеге социаль түләүләрне исәпләү өчен Арча муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын 53919 (илле өч мең тугыз йөз унтугыз) сум күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т.Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                   Р.Р.Мөхәррәмов                     

pdf
Скачать текст
PDF, 915.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International