Карар 20.11.2020 №906 "2021 елга Арча муниципаль районы халкына мунча хезмәтләре күрсәтүгә тарифлар турында"

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, “Халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә түләү мөмкинлеген исәпләү методикасын раслау турында” 1998 елның 11 ноябрендәге 12 номерлы Россия Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте буенча дәүләт комитеты карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. 2021 елга халыкка күрсәтелә торган мунча хезмәтләренә түбәндәге тарифларны расларга:

 

Түләү атамасы

 

Хезмәт күрсәтүнең үлчәү берәмлеге

2020 елның I яртыеллыгына хезмәт күрсәтүнең үлчәү берәмлеге өчен тариф

(сумнарда)

 

2020 елның II яртыеллыгына хезмәт күрсәтүнең  үлчәү берәмлеге өчен тариф

(сумнарда)

Мунча хезмәтләре

1 килүче

195,00

200,00

 

 

2. Әлеге карарны «Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» («Арский вестник») газетасында бастырып чыгарырга, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы  Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                             Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.05 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International