Карар 18.12.2020 №1035 "Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яисә торак йортны бакча йорты дип тану буенча район ведомствоара комиссиясе төзү турында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 28 гыйнварындагы 47 номерлы   "Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, торак йортны бакча йорты, бакча йортын торак йорт дип тану турында Нигезләмә" карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яисә торак йортны бакча йорты дип тану буенча ведомствоара комиссия төзергә.

2. Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яисә торак йортны бакча йорты  дип тану буенча ведомствоара комиссия составын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

          3. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 15 декабрендәге 1329 номерлы “Бинаны торак бина, торак бинаны яшәү өчен яраксыз, күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм җимерелергә яисә реконструкцияләнергә тиешле, бакча йортын торак йорт яисә торак йортны бакча йорты дип тану буенча район ведомствоара комиссиясе төзү турында” карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                         Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International