Карар 22.12.2020 №1051 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 20 декабрендәге 1139 номерлы «Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмаларының 2020 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Арча районы прокуратурасының 2020 елның 30 декабрендәге 02-08-02/127-2020 номерлы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 20 декабрендәге 1139 номерлы карарына протесты нигезендә, Россия Федерациясе Торак кодексының 156 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга нигезләнеп, Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмаларының 2020 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар турында» 2019 елның 20 декабрендәге 1139 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә.

- 3 нче кушымтаны үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Фазыловка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                             Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.15 Мб

Дата публикации: 18.12.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International