Карар 22.12.2020 №1052 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 20 ноябрендәге 907 номерлы «Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмаларының 2021 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексының 156 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Арча муниципаль районы коммуналь комплексы оешмаларының 2021 елга халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренә тарифлар турында» 2020 елның 20 ноябрендәге 907 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

- 2 нче кушымтаны яңа редакциядә бәян итәргә;

-3 нче кушымтаны үз көчен югалткан дип танырга.

2. Әлеге карарны  Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.Р. Фазыловка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                           Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International