Карар 24.12.2020 №1057 "«2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 08 июлендәге 501 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2020 елның 15 сентябрендәге 712 номерлы үзгәрешләре белән)"

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 08 июлендәге 501 номерлы (2020 елның 15 сентябрендәге 712 номерлы үзгәрешләре белән) карары белән расланган «2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту, муниципаль районнарның торак урынны наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше буенча чыгым йөкләмәләрен үтәгәндә финанс ярдәме күрсәтү һәм авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру программасы паспортын яңа редакциядә 1 нче кушымта нигезендә расларга,

-«Муниципаль Программаны гамәлгә ашыруны ресурслар белән тәэмин итү» дигән 4 пунктны яңа редакциядә 2 нче кушымта нигезендә расларга,

- «Муниципаль программа чаралары исемлеге» дигән 7 пунктны 3 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

- «Программаны гамәлгә ашыруның социаль-икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләү һәм көтелгән соңгы нәтиҗәләр» дигән 8 пунктны 4 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә  (http://arsk.tatarstan.ru).

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                           Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 5.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International