Карар 24.12.2020 №1058 "«2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мәдәниятне үстерү» муниципаль программасын раслау турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон (09.11.2020 редакциясендә), 1998 елның 3 июлендәге 1705 номерлы «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законы (2019 елның 29 апреле үзгәрешләре белән), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 - 2025 елларга Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» дәүләт программасын  раслау турында» 2013 елның 16 декабрендәге 997 номерлы карары (2020 елның 29 августына үзгәрешләр белән) нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мәдәниятне үстерү» муниципаль программасын (алга таба - Программа) расларга.
  2. Муниципаль заказчы –Программаның  координаторы итеп Арча муниципаль районы Башкарма комитетын билгеләргә.
  3. «Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» МКУнә Программа чараларын финанслауны тәэмин итәргә.
  4. «2017-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында мәдәниятне үстерү» муниципаль программасын раслау турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2017 елның 10 февралендәге 178 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
  5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Т.Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    Р.Р. Мөхәрәмов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 27.84 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International