Карар 30.12.2020 №1089 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендәге 1218 номерлы карары белән расланган “Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында” карары белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга компенсация түләүләре бирү Тәртибенә (Арча муниципаль районы башкарма комитетының 14.02.2014 №96, 29.10.2015 №1063, 12.05.2016 №534, 14.03.2017 №269, 26.08.2019 №649, 02.07.2020 №493 карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында"

2020 елның беренче яртыеллыгында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе Беркетмәсенең 12 пунктын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына йөрүче балалары булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2013 елның 23 сентябрендәге 1218 номерлы карарына (Арча муниципаль районы башкарма комитетының 14.02.2014 № 96, 29.10.2015 № 1063, 12.05.2016 №534, 14.03.2017 №269, 26.08.2019 №649, 02.2020 №493 карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- “Компенсация билгеләү һәм түләү тәртибе” исемле 2 өлешнең 2.1 пунктына түбәндәге эчтәлекле L пунктча өстәргә:

«L. Гариза биргән датага барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар, җыемнар  һәм башка мәҗбүри түләүләр түләү буенча үтәлмәгән бурычлар булмау турында документ(лар)».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны «Арча муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе С.П. Галимовага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                   Р.Р. Мөхәрәмов

 

pdf
Скачать текст
PDF, 312.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International