Карар 29.12.2020 №1069 "Югары квалификацияле спортчылар әзерләгән өчен тренерларга, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерли торган муниципаль физкультура-спорт оешмаларында эшләүче спортчы - инструкторларга һәм спортчыларга ярышларда ирешкән нәтиҗәләре өчен бүләкләү турында Нигезләмәне раслау хакында "

 "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабрендәге 1258 номерлы  "Югары квалификацияле спортчылар әзерләгән өчен тренерларга, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерли торган муниципаль физкультура спорт оешмаларында эшләүче спортчы - инструкторларга һәм спортчыларга ярышларда ирешкән нәтиҗәләре өчен бүләкләүгә  Татарстан Республикасы бюджетыннан  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына субсидияләр бирү Тәртибен раслау турында" карарына үзгәрешләр кертү хакында"  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 22 октябрендзге 946 номерлы карарын үтәү йөзеннән,  Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Югары квалификацияле спортчылар әзерләгән өчен тренерларга, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерли торган муниципаль физкультура спорт оешмаларында эшләүче спортчы - инструкторларга һәм спортчыларга ярышларда ирешкән нәтиҗәләре өчен бүләкләү турында Нигезләмәне расларга.

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә ел саен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән югары квалификацияле спортчылар әзерләгән өчен тренерларга, шулай ук Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының спорт резервын әзерли торган муниципаль физкультура спорт оешмаларында эшләүче спортчы - инструкторларга һәм спортчыларга ярышларда ирешкән нәтиҗәләре өчен бүләкләү турында Килешү төзүне тәэмин итәргә.

3. Әлеге карар 2021 ел  бюджетыннан башлап (2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бюджет системасы бюджетларын төзегәндә һәм үтәгәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренә карата кулланыла дип билгеләргә.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм интернет челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                        Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 8.05 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International