Карар 30.12.2020 №1070 "Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарлар китерү белән бәйле кулланучылар кооперациясе оешмаларының чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр бирү Тәртибе турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, «Татарстан Республикасы  җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 20 ноябрендәге 887 номерлы   «Татарстан Республикасы район үзәкләреннән 11 чакрымнан  ераграк урнашкан һәм аз кешеле торак пунктларына беренче чиратта кирәкле товарларны китерүгә бәйле кулланучылар кооперациясе оешмалары чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү Тәртибен раслау турында" карары нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1. Расларга:

 - Арча муниципаль районы бюджетыннан  юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) Арча муниципаль районының район үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 чакрымнан  ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче  чиратта кирәкле товарлар китерү белән бәйле кулланучылар кооперациясе оешмаларының чыгымнары өлешен каплауга  субсидия бирү Тәртибен 1 нче кушымта нигезендә;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының район үзәгеннән 11 чакрымнан  ераграк урнашкан авыл торак пунктларына беренче  чиратта кирәкле товарлар илтүгә бәйле кулланучылар кооперациясе оешмаларының чыгымнары өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия алу хокукына дәгъва кылучыларны сайлап алу комиссиясе составын 2 нче кушымта нигезендә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Арча муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләрдән тыш) Арча муниципаль районы үзәгеннән - Арча шәһәреннән 11 километр ераклыкта урнашкан авыл торак пунктларына беренче  чиратта кирәкле товарлар белән бәйле кулланучылар кооперациясе оешмаларының чыгымнары өлешен каплауга субсидияләр  бирү Тәртибе турында» 2019 елның 09 июлендәге 506 номерлы карарын (2014 елның 24 сентябрендәге 754 номерлы үзгәрешләре белән) үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

         Җитәкче                                                              Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 9.48 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International