Карар 30.12.2020 №1075 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләренә башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләү Тәртибен раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78.1 статьясындагы 1 пунктының икенче абзацы,  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Бюджет учреждениеләренә башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен билгели торган норматив хокукый актларга һәм муниципаль хокукый актларга гомуми таләпләр турында» 2020 елның 22 февралендәге 203 номерлы карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләренә башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләү Тәртибен (1 нче кушымта) расларга.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Арча муниципаль районы бюджетыннан муниципаль бюджет һәм автоном учреждениеләргә муниципаль биремне үтәүне финанс белән тәэмин итүгә бәйле булмаган башка максатларга субсидияләр бирү күләмен һәм шартларын билгеләү Тәртибен раслау турында» 2017 елның 21 мартындагы 294 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3 . Әлеге карар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

4.Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы» МКУ җитәкчесе С.П. Галимовага йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                     Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 27.62 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International