Карар 22.01.2021 №33 "Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет төзү турында"

Үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, патриотик тәрбия бирүче структуралар эшчәнлеген координацияләү максатыннан, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

  1.  

2. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет төзергә,аның составын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Координацион совет эше өчен җаваплы итеп  Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге  башлыгын билгеләргә.

4. “Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет төзү турында” Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 18 гыйнварындагы 24 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемә алам.

 

 Башкарма комитет җитәкчесе                                   Р.Р. Мөхәррәмов

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

"____" ________2021ел, № ___карарына

2 нче кушымта

 

 

 

Яшьләргә һәм балаларга патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет составы

 

Мөхәррәмов Р.Р.

 

 

 

- Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, координацион совет рәисе;

Мөхәммәтшина  А.Т.

- Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары,

координацион совет рәисе урынбасары;

 

Борһанов А.Ә.

 

- Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районы буенча бүлек башлыгы,

координацион совет рәисе урынбасары (килешү буенча);

 

Габделгазизов И.Н.

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы, координацион совет секретаре.

 

Координацион совет әгъзалары:

 

Мөхәммәдияров

Р. Д.

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ башлыгы;

 

Әюпов И. И.

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" МУ башлыгы;

 

Баһавиев А.Р.

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);

 

Зәйнуллин И.М.

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Форпост” М(с)ФООП үзәге” МБУ җитәкчесе.

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

"____" ________2021ел, № ___карарына

1 нче кушымта

 

 

АРЧА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  ЯШЬЛӘРЕНӘ ҺӘМ БАЛАЛАРЫНА ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ БИРҮ БУЕНЧА КООРДИНАЦИОН СОВЕТ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ

 

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча координацион совет (алга таба-Совет) яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдә  оешмаларның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, хәрби һәм иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген координацияләү максатыннан төзелә.

1.2. Совет үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының патриотик тәрбия өлкәсендәге законнарына  һәм башка норматив-хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

 

 

2. Советның төп бурычлары

 

Советның төп бурычлары түбәндәгеләр:

2.1. Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү, яшьләрнең Ватанны саклауга физик һәм әхлакый әзерлеген ныгыту.

2.2. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча перспективалы планнар һәм программалар эшләү, әлеге юнәлештә эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.

2.3. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча бүлекләр һәм структур бүлекчәләр, хәрби һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген координацияләү.

2.4. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәсендә яңа алымнар, формалар һәм ысуллар куллану.

 

 

 

 

3. Совет вәкаләтләре

 

Совет түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра:

3.1. Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү буенча программаларны һәм чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карый.

3.2. Хәрби һәм иҗтимагый оешмалардан, бүлек һәм структур бүлекчәләрдән патриотик тәрбия өлкәсендәге эшчәнлекләре турында материаллар һәм мәгълүмат соратып ала.

3.3. Структур бүлекчәләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмавәкилләренең патриотик тәрбия эшенең барышы турында  чыгышларын тыңлый.

3.4. Вакытлы эшче төркемнәр формалаштыра, Совет компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча тиешле белгечләрне җәлеп итә.

3.5. Арча муниципаль районы башлыгына балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен  катнашучыларны бәяләү һәм бүләкләү турында тәкъдимнәр кертә.

 

4. Совет эшен оештыру

 

4.1. Совет рәисе булып Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе тора.

4.2. Совет составы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе карары белән раслана.

4.3. Фикер алыша торган мәсьәләләрне һәрьяклап карауны тәэмин итү өчен Совет утырышына Арча муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы төрле оешмалар вәкилләре чакырыла ала.

4.4. Совет эшчәнлегенСовет утырышында кабул ителә һәм Совет рәисе тарафыннан раслана торган эш планы нигезендә гамәлгә ашыра.

4.5. Совет утырышы, әгәр анда әгъзаларының яртысыннан күбрәге катнашса, тулы хокуклы булып санала.

4.6. Совет утырышы кварталга кимендә 1 тапкыр уздырыла.

4.7. Карарлар ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә һәм, әгәр алар өчен Совет утырышында катнашучыларның яртысыннан артыгы тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала. Тавышлар тигез булган очракта, рәис тавышы хәлиткеч булып тора.

4.8. Совет утырышлары беркетмәләр белән рәсмиләштерелә, алар рәис һәм секретарь тарафыннан имзалана.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.20 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International