Карар 19.02.2021 № 94 "«Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт баш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында ( 04.09.2020 ел, №687, 13.11.2020 ел, №897 үзгәрешләр белән)"

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      Арча муниципаль районы Башкарма комитетының  2020 елның 18 мартындагы 181 номерлы «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт баш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Нигезләмәне раслау хакында» карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

1) «Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт баш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү турында нигезләмә»дә 1 кушымтаның 5 бүлегендә 3 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә:

«Субсидияләр гариза бирү елында яки аннан алдагы елда сатып алынган саву аппараты бәясенең 50% ы күләмендә бирелә, ләкин дүрт баш һәм аннан күбрәк савым сыеры булган бер шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 20000 сумнан да артмый һәм бер тапкыр бирелә.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

5.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                             Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 825.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International