Карар 05.02.2021 №67 "2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына муниципаль торак контроле өлкәсендә закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян килү куркынычын профилактикалау программасын раслау турында"

«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. 2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына муниципаль торак контроле өлкәсендә закон тарафыннан саклана торган кыйммәтләргә зыян килү куркынычын профилактикалау программасын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http://arsk.tatarstan.ru).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.Р. Фазыйловка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.56 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International