Карар 17.02.2021 №90 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның аерым категорияләренә коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында "

"Авыл җирендә, эшчеләр бистәләрендә (шәһәр тибындагы бистәләрдә) яшәүче һәм эшләүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 20 апрелендәге 192 номерлы карары, "Авыл җирендә, эшчеләр бистәләрендә (шәһәр тибындагы бистәләрдә) яшәүче һәм эшләүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары бирү тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районында яшәүче һәм эшләүче муниципаль учреждениеләр белгечләренең түбәндәге категорияләренә коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары бирүне билгеләргә:

мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә торак мәйданының Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән социаль нормасы һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләрдән файдалану нормативлары чикләрендә торак, газ, электр белән тәэмин итү өчен түләү чыгымнарының 100 проценты күләмендә. Әлеге социаль ярдәм чарасы шулай ук авыл җирендә яшәүче һәм авыл җирлегендә урнашкан мәдәният учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләп пенсиягә чыккан хезмәткәрләргә дә бирелә.

2. Әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән нигезләмәләргә таянып гражданнарның аерым категорияләренә субсидияләр биргәндә, "Авыл җирендә, эшчеләр бистәләрендә (шәһәр тибындагы бистәләрдә)  яшәүче һәм эшләүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары бирү тәртибен раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июнендәге 251 номерлы карарына таянырга.

2. Социаль ярдәм күрсәтүче вәкаләтле орган "Россия Федерациясенең аерым закон актларына социаль ярдәм чараларын адреслылык принцибын үтәү һәм мохтаҗлык критерийларын куллану бурычларыннан чыгып бирү һәм камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 29 декабрендәге 388-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә социаль ярдәм чараларын адреслылык принцибын үтәү һәм мохтаҗлык критерийларын куллану бурычларыннан чыгып бирү һәм камилләштерү өлешендә күрсәтелгән социаль ярдәм чарасын социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасыннан (алга таба -  ЕГИССО) файдалану аша бирү турында мәгълүмат бирүне Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм күләмдә һәм ЕГИССО операторы билгеләгән форматларга туры китереп тәэмин итә.

3. Вәкаләтле орган авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче муниципаль учреждение белгечләренә коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәмне аларның агымдагы елның 1 гыйнварына барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым һәм җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта күрсәтә дип билгеләргә.

4. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2006 елның 29 декабрендәге 840 номерлы "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның аерым категорияләренә коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында" карарын үз көчен югалткан дип санарга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                             Р.Р. Мөхәрәмов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.52 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International