Карар 02.04.2021 №225 "«Арча муниципаль районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча район башкарма комитетының 07.04.2011ел, № 308 карарына үзгәрешләр кертү хакында (03.02.2014 № 80, 10.01.2020 №1, 30.12.2020 № 1073 үзгәрешләр белән)"

Кадрлар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Арча муниципаль районында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Арча район башкарма комитетының 07.04.2011ел, № 308 карары белән төзелгән Арча муниципаль районында СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия составына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Т. Мөхәммәтшинага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    Р.Р. Мөхәрәмов

 

 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитетының

____________2021 ел, №__

карарына кушымта

 

 

 

Арча муниципаль районында

СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия

СОСТАВЫ

 

 

Мөхәмәтшина Алинә Таһировна

- Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе;

 

Идрисов Рифат Илшатович

- “Арча үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы, рәис урынбасары (килешү буенча);

 

Ситдыйкова Чулпан Равиловна

- “Арча үзәк район хастаханәсе” ДАССУ табиб-эпидемиологы, комиссия секретаре (килешү буенча);

 

Комиссия әгъзалары:

 

 

Баһавиев

Айдар Рашатович

- Россия Эчке эшләр Министрлыгының Арча районы буенча бүлеге башлыгы (килешү буенча);

 

Мөхәмәдияров Рамил Данилович

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” МУ башлыгы;

 

Габделгазизов

Ильяс Нурсилович

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы;

 

Әюпов Илфар Илдарович

Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" МУ башлыгы

 

Гыйбадуллина Гөлфия Мансуровна

- ТР Арча районы “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” ДКУ директоры (килешү буенча);

 

Салкова

Эльвира Валентиновна

- Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач муниципаль районнарында ТО башлыгы (килешү буенча);

 

Насыйбуллин

Исрафил Рәхмәтуллович

-«Татмедиа» ААҖ филиалы «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе директоры

(килешү буенча);

 

Хәсәнова Айгөл Илдаровна

-“Таттехмедфарм” дәүләт унитар предприятиесенең Арча 29 нчы номерлы үзәк район даруханәсе мөдире   (килешү буенча).

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.29 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International