Карар 25.02.2021 №114 "Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын (паспорт) килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының  үтәлешенең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары  буенча уртак коллегиясенең 2021 елның 4 гыйнварындагы ПР-З номерлы беркетмәсенең 24 пунктын үтәү йөзеннән, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карарына таянып,  Башкарма комитетның «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында»  карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын (паспорт)  килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2020 елның 26 октябрендәге 946 номерлы карары белән расланган тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын (паспорт) килештерү буенча административ регламентка үзгәрешләр кертергә һәм  кушымта нигезендә  яңа редакциядә бәян итәргә.

2. «Тышкы мәгълүмат чараларын электрон формада урнаштыру проектын (паспорт) килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты нигезләмәләре «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 29 статьясындагы 4 өлеше нигезендә расланган электрон формада дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүгә күчү план-графигы белән билгеләнгән срокларда кулланыла дип билгеләргә.»

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

Җитәкче                                                                  Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 88.57 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International