Карар 25.02.2021 №115 "Татарстан Республикасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны социаль ипотека системасында исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карарына таянып,  Башкарма комитетның "Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында"  карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

               1. «Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 27 ноябрендәге 957 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертергә һәм аны кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

               2. Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча электрон рәвештә муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты нигезләмәләре «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 29 статьясындагы 4 өлеше нигезендә расланган электрон формада дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүгә күчү план-графигы белән билгеләнгән срокларда кулланыла дип билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http:arsk.tatarstan.ru).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                     Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 111.35 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International