Карар 25.02.2021 №116 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру Тәртибе турында"

"Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында" 2009 елның 28 декабрендәге Федераль закон, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 13 августындагы 553 номерлы "Муниципаль милектә булган җирләрдә яки җир кишәрлекләрендә, шулай ук дәүләт милке чикләнмәгән җирләрдә яки җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибен раслау турында" карары, муниципаль район Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Расларга:

1) 1 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе турында Нигезләмәне;

2) 2 нче кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен шартнамә төзү хокукына аукцион оештыру турында Нигезләмәне.

2. Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга хокук сату буенча электрон аукцион оештыру һәм үткәрүгә, шартнамә шартларының үтәлешенә күзәтчелек итәргә вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеген билгеләргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтына урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгына йөкләргә.

         Җитәкче                                                                                        Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 57.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International