Карар 25.02.2021 №117 "Муниципаль милектәге җирләрдә стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыруга аукцион уздырмыйча шартнамә төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында"

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының  үтәлешенең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары  буенча уртак коллегиясенең 2021 елның 4 гыйнварындагы ПР-З номерлы беркетмәсенең 24 пунктын үтәү йөзеннән, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү турында" 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карарына таянып,  Башкарма комитетның «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында»  карары нигезендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

       1.  Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 26 декабрендәге 937 номерлы «Муниципаль милектәге җирләрдә стационар булмаган сәүдә объектлары урнаштыруга аукцион уздырмыйча шартнамә төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү турында»  карары белән расланган муниципаль милектәге стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга аукцион үткәрмичә шартнамә төзү буенча муниципаль хезмәт  күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертергә һәм кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.      

      2. Муниципаль милектәге җирләрдә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга аукцион үткәрмичә шартнамә төзү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты нигезләмәләре  электрон рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законның 29 статьясындагы 4 өлеше нигезендә расланган электрон формада дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтүгә күчүнең план-графигында билгеләнгән срокларда кулланыла дип билгеләргә.

        3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

        4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгына йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                               Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 84.15 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International