Карар 01.03.2021 №120 "2021 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү" дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 5 мартындагы 158 номерлы карары белән расланган «2019 – 2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында" 2020 елның 13 ноябрендәге 1023 номерлы карарын үтәү йөзеннән, балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, 2021 елда мәктәп каникуллары вакытында балаларның, яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, аларның мәшгульлеген тәэмин итү  максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Кушымта итеп бирелгән:

- «2021 елга Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру» муниципаль программасын расларга (1 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен оештыру Тәртибен расларга (2 нче кушымта);

- Арча муниципаль районында балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен оештыру буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба-район ведомствоара комиссиясе) турында Нигезләмәнене расларга  (3 нче кушымта);

- район ведомствоара комиссиясе составын  расларга (4 нче кушымта).

2. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән берлектә районның урта һәм төп мәктәпләре базасында Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет акчаларын, ата-аналар акчаларын җәлеп итеп, көндезге мәктәпкәчә сәламәтләндерү лагерьлары оештырырга, аларда ял итү өчен шартлар тудырырга.

3. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә лагерьларны вакытында кадрлар белән тәэмин итәргә, походлар һәм экскурсияләр вакытында балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауга аерым игътибар бирергә.

4. Көндезге мәктәпкәчә лагерьларны финанслау Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 3027,4 мең сум, шул исәптән җәйге лагерьларны - 2654,3 мең сум һәм кышкы лагерьларны - 373,1 мең сум күләмендә тәэмин итәргә. Шулай ук җирле бюджет хисабына - 30,6 мең сум, шул исәптән җәйге - 26,8 мең сум, кышкы - 3,8 мең сум күләмендә тәэмин итәргә.

5. Җәйге чорда  мәктәп яны лагерьларында сменаның дәвамлылыгы 21 көн, ата-аналар акчалары 473,1 мең сум тәшкил итә дип билгеләргә.

6. Оештырырга:

- Арчаның 6нчы урта мәктәбе базасында  20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район чатыр (палатка) лагере. Лагерьны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән 122,1 мең сум, җирле бюджеттан 1,2 мең сум күләмендә һәм ата-аналар акчаларыннан 21,8 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга;

- районның алты гомуми белем бирү мәктәбе базасында 200 кешегә көндезге ял һәм хезмәт лагерьлары. Лагерьларны финанслауны Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән 644,9 мең сум һәм җирле бюджет исәбеннән 6,6 мең сум күләмендә гамәлгә ашырырга.

7. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәгеләрне оештыруны тәэмин итәргә:

-  Арчаның 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 20 кешегә исәпләнгән «Азимут» район чатыр лагере; Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 150 кешегә исәпләнгән «Шатлык» стационар балалар сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар ялы оешмаларында;

-физкультура-сәламәтләндерү чаралары үткәрү;

- яшүсмерләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән чаралар .

8. Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең 50 баласын Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Шатлык» стационар балалар сәламәтләндерү лагерена җибәрергә. Лагерьга баруны оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын 640,3  мең сум, җирле бюджет акчаларын - 6,5 мең сум һәм ата-аналар акчаларын 114,1 мең сум күләмендә  карарга.

9. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Шатлык» стационар балаларны сәламәтләндерү лагереның профильле сменаларына республика, Бөтенроссия олимпиадалары, конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны, иҗади сәләтле балаларны, балалар хәрәкәте активистларыннан 100 баланы (2 сменада 50 шәр кеше) җибәрергә. Лагерьга баруны оештыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын 1005,3 мең сум, җирле бюджет акчаларын  10,1 мең сум һәм ата-аналар акчаларын 179,1 мең сум күләмендә  карарга.

10. Балаларның ялын оештырганда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

-беренче чиратта ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, азкеремле, күпбалалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләре балалары, кораллы конфликтларда зыян күргән хәрби хезмәткәрләр балалары ялын, сәламәтләндерүне, мәшгульлеген оештыруны;

- каникуллар чорында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча өстәмә чаралар күрүне;

-  социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларның иң күп санын  оештырылган ял, сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны;

- балалар ял учреждениеләрен яңа әзерләнгән азык-төлек товарлары, җиләк-җимеш продукциясе, дару препаратлары, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе шартларында антисептиклар һәм шәхси куркынычсызлык чаралары, витаминнар, медицина җиһазлары, һаваны зарарсызландыру приборлары һәм янгынга каршы куркынычсызлык чараларын;

- хокук тәртибен тәэмин иткәндә һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклаганда хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итүне;

- Татарстан Республикасы бюджетыннан туклануга, дератизациягә, антисептиклар, маскалар, перчаткалар белән тәэмин итүгә  акчалар.

 Ата-аналарның акчалата кертемнәрен канцелярия һәм хуҗалык товарлары белән тәэмин итүгә җибәрергә.

11. Хезмәткәрләр өчен битлек режимын үтәп, балалар иминлеген һәм сәламәтлеген, хокук тәртибен, санитар-экологик һәм янгынга каршы иминлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык катнашучыларның көндәлек термометриясен үтәү юлы белән санитар-эпидемиологик чаралар комплексын эшләргә һәм үтәргә.

12. Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнарында территориаль бүлеге хезмәтләренең тиешле рөхсәтеннән башка барлык типтагы сәламәтләндерү лагерьлары ачылуга юл куймаска.

13. Тәкъдим итәргә:

а) «Арча үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә:

- сәламәтләндерү учреждениеләрен медицина кадрлары белән тәэмин итәргә;

- укудан һәм каникулдан буш вакытта аларны вакытлыча эшкә урнаштырганда балигъ булмаганнарга медицина тикшерүләрен оештыруны тәэмин итәргә һәм  балалар сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә юнәлтелүче персоналны сезонлы тикшерергә;

б) Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районындагы бүлегенә балаларны транспортта ташуның иминлеген һәм районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә хокук тәртибен тәэмин итәргә;

в) Арча шәһәре һәм авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына 2021 елның 10 апреленә кадәр үзләренең утырышларында җәйге ял турындагы мәсьәлә буенча фикер алышырга, конкрет чаралар эшләргә һәм расларга.

14.  Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә:

- балалар һәм яшүсмерләр белән спорт һәм ял эшләрен оештыру өчен спорт заллары, стадионнар, яшәү урыны буенча мәйданчыклар эшен тәэмин итәргә;

-туристик-экскурсия эшен активлаштырырга.

15.Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

16. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 65.93 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International