Карар 01.03.2021 №122 "Муниципаль гомуми белем бирү бюджет оешмаларын Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетү турында"

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль закон,  «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, №273-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 22.02.2006 ел, №15-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча гражданнарны кабул итү тәртибен раслау турында»  32 нче боерыгы нигезендә, Арча муниципаль районының муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен конкрет территорияләргә беркетү, шулай ук башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә кабул ителергә һәм мәҗбүри укырга тиешле балалар саны турында мәгълүматлар банкын исәпкә алу һәм формалаштыру максатыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Арча муниципаль районының муниципальгомуми белем бирү бюджет оешмаларын конкрет территорияләргә беркетү турында» 2020 елның 28 гыйнварындагы 51 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2.Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетелгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләре (алга таба - муниципаль белем бирү учреждениеләре) исемлеген расларга.

3. Тәкъдим итәргә:

3.1. Муниципаль белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

мәҗбүри укырга тиешле балаларны исәпкә алу, ачыклау һәм кабул итү максатларында йортлар, фатирлар буенча даими рейдлар оештырырга;

Арча шәһәре укучыларының ата-аналарын Арча муниципаль районы территорияләрен муниципаль учреждениеләргә беркетү турындагы әлеге карар белән таныштыруны оештырырга;

муниципаль мәгариф учреждениесенә беркетелгән территорияләрдә яшәүче балаларны укыту өчен кабул итүне тәэмин итәргә;

Мәктәпкәчә белем һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алу өчен бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган балаларга бертуган апа- абыйлары белем алган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына өстенлекле кабул итү хокукы бирергә.

3.2. «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә җирле үзидарә органнарына муниципаль белем бирү учреждениеләренә кабул ителергә тиешле балалар турында мәгълүматлар базасын формалаштырырга.

4. 1 нче сыйныфка керү турында гариза биргән гражданнар Арча муниципаль районының конкрет территорияләренә беркетелгән төп гомуми, төп гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденияләре исемлеге нигезендә әлеге карар үз көченә кергәнче гамәлдә булган белем бирү оешмаларына кабул ителә.

5. Әлеге карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                               Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 6.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International