Карар 03.03.2021 №132 "2021 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы терлекчелек предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү турында Нигезләмәне раслау хакында"

Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен алга таба арттыру, авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктивлыгын  һәм баш санын үстерү, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләрен югары күрсәткечләргә ирешүгә кызыксындыру эшенә нәтиҗә ясау максатыннан, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге  Федераль закон нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Расларга:

1.1.  2021 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү турында Нигезләмәне (1нче кушымта).

1.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләрен билгеләү буенча район комиссиясе составын (2нче кушымта).

2. Түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

2.1.  «Татмедиа» ААҖ филиалы  «Арча газетасы редакциясе»нә язгы кыр эшләренең барышын һәм комиссия материалларын даими рәвештә киң яктыртырга. Алдынгы хезмәтне пропагандалау һәм хезмәткәрләрне рухи яктан кызыксындыру максатыннан «Мактау тактасы» рубрикасы оештырырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http: pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http: arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                Р.Р. Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 2.37 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International