Карар 10.03.2021 №152 "Арча муниципаль районы Башкарма комитетының аерым карарлары үз көчен югалткан дип тану турында"

Арча район Советының «Урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмасында максатчан белем алу турында килешү төзүгә дәгъва кылучыларны сайлап алу тәртибе турында» 2021 елның 2 февралендәге 43 номерлы карары кабул ителүгә бәйле рәвештә, законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

1) Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 27 апрелендәге 452 номерлы «Белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү эшен оештыру турында» карары;

2) Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 1 июлендәге 726 номерлы «Опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» карары;

3) Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 6 августындагы 583 номерлы «Опека һәм попечительлек секторы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» карары.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә (http:arsk.tatarstan.ru).

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              Р.Р.Мөхәрәмов

pdf
Скачать текст
PDF, 685.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International